news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Павлова: Россиядә хәзер адаптив спортның дөньякүләм стандартлары булдырыла

2026 елдан адаптив спорт төрләре буенча Бөтенроссия спартакиадасы узачак, анда илнең барлык төбәкләре дә катнаша. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова фикеренчә, әлеге карар Россия адаптив спорты һәм дөньякүләм паралимпия хәрәкәте үсешенә зур этәргеч бирәчәк.

«Россия Президентының әлеге карары, һичшиксез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтә һәм махсус хәрби операция геройларының тыныч тормышка тизрәк җайлашуына уңай йогынты ясый. Бу - әлеге юнәлештә дәүләт эшенең бүтән дәрәҗәгә күтәрелүе», - дип саный Ольга Павлова.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты тәкъдим иткән әлеге үсеш концепциясе адаптив культура үсешенә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтенә зур этәргеч бирәчәк.

«Нәкъ менә Россия хәзер мөмкинлекләре чикле кешеләргә социальләшү һәм җәмгыять тормышында тулы канлы катнашу өчен кирәк булган адаптив мәдәниятнең дөньякүләм стандартларын булдыра», – диде Ольга Павлова «Татар-информ» агентлыгы журналистына.

news_right_1
news_right_2
news_bot