news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова һәм Алексей Немов Казанда чемпионнар аллеясында беренче агачларны утыртты

Ольга Павлова һәм Алексей Немов Казанда чемпионнар аллеясында беренче агачларны утыртты

Бүген Казанның «Фестиваль» бульварында чемпионнар аллеясына нигез салдылар. Экологик акция вакытында анда гимнастика буенча олимпия чемпионы Алексей Немов һәм РФ атказанган тренеры, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» һәм «Чикләрсез спорт» федераль проектлары координаторы Ольга Павлова командасы сигез тал утырткан. Мондый акцияләр Казанга килгән танылган спортчылар өчен традициягә әйләнер дип планлаштырыла.

«Казан - Россиянең спорт башкаласы. Безгә бик күп танылган спортчылар, тренерлар һәм Олимпия чемпионнары килә. Без алар белән сөйләшкән саен, алар шәһәрдә берәр истәлек калдырасы килә, диләр. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән чит илләрдә, дан аллеялары бар. Бүген күркәм традиция башланды - бөек спортчылар биредә беренче агачлар утыртты. Без бу аллеяны зурайтырга тырышырбыз», - диде Ольга Павлова.

Спортчылар сигез агач утыртты. Соңрак алар янында катнашучыларның исемнәре язылган табличкалар урнаштырылачак. Акциядә Олимпия чемпионнары Оксана Чусовитина, Ангелина Мельникова, Лилия Ахаимова, акробатик рок-н-ролл буенча күп тапкырлар җиңүчеләр Иван Юдин һәм Ольга Сбитнева, шулай ук Алексей Немов һәм Ольга Павлова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100