news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова дрон һөҗүме турында: Хәрби операция максатлары үтәлергә тиешлеген раслый

Махсус хәрби операция максатлары тулысынча үтәлергә тиеш, моны «Алабуга» махсус икътисади зонасы тулай торагына һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларының җиһазландырылуы раслый. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Ольга Павлова әйтте.

«Пилотсыз очу аппаратларының НАТО илләре җайланмалары белән җиһазландырылган булуы турында мәгълүмат бар инде, бу махсус операция максатлары тулысынча үтәлергә тиешлеген тагын бер кат раслый», – диде Ольга Павлова.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм Россия халкына тагын да ныграк берләшергә кирәк. Шулай ук ул бүгенге һөҗүмнең заказчылары да, башкаручылары да табылачак, дип ышана.

«Фронтта җиңүләре булмагач, террористлар гражданлык, тыныч тормыш объектларына һөҗүм итә. Иң мөһиме, бүген Татарстан халыкара сәясәттә аерым роль уйный һәм анда лидерларның берсе булып тора, шуңа күрә бу террорлык актының мәгънәсе бар», – дип саный Ольга Павлова.

Шулай ук ул зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде.

«Катлаулы чорга карамастан, безнең җәмгыять чын мәрхәмәтлелек һәм бердәмлек, үзара ярдәм үрнәген күп тапкырлар күрсәтте. Республика халкы һәрвакыт патриот булды. Һәм без бүген һич кенә дә паникага бирелергә тиеш түгел, тагын да ныграк берләшергә һәм кирәкле юнәлештә эшләргә кирәк», – дип йомгаклады Җәмәгать палатасы әгъзасы.

2 апрель иртәсендә Алабугада һәм Түбән Камада предприятиеләргә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очу аппаратларының НАТО илләре җайланмалары белән җиһазланган булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100