Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Павлова: Донбасста сайлауда тавыш бирүчеләрнең патриотлыгы һәм теләге - безгә үрнәк
Россиянең атказанган тренеры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» яки «Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проекты координаторы Ольга Павлова Казанда РФ Президентын сайлауда тавыш бирде.
«Минем өчен Россия Президентын сайлауда катнашу - ул шәхсән катнашу гына түгел, киләчәккә адым да. Көндәлек, шул исәптән сайлаулар көннәрендә, бигрәк тә чиктәш районнарда кораллы провокацияләргә көчәюгә карамастан, Россия халкы бердәм һәм каты тора, үз гражданлык позициясен белдерергә әзер булып кала. Татарстанда, хәер, һәрвакыттагыча, участокларда активлык югары булуы сөендерә. Республика халкы үз гражданлык бурычына җаваплы карый», - диде ул «Татар-информ» журналистына.
Ул шулай ук дәүләт башлыгы сайлавында хәтта махсус операциядә катнашучылар да тавыш бирүен билгеләп үтте.
«Мин күптән түгел генә Татарстан шефлыгындагы Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә булдым һәм госпитальләрдә махсус хәрби операциядә яралылар, табиблар һәм медицина персоналы нинди энтузиазм белән тавыш бирүләрен күрдем. Аларның патриотлыгы һәм үз иленең киләчәген сайлау теләге безгә - барыбызга үрнәк булып тора ала. Донбасста кешеләр авыр шартларда сайлау участокларына бара, үз тавышларын якларга һәм Россия белән кушылганнан соңгы үзгәрешләрне расларга әзер булуларын белдерә», - диде Павлова.
Кичә Россия Президентын сайлау башланды, ул өч көн дәвам итә. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз