news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова: Безнең талантлы спортчылар Россиядән дә, Татарстаннан да китмәскә тиеш

«Казаныш» спорт-гамәли конференциясендә Татарстан районнарындагы спорт учреждениеләрендә әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр, кадрлар әзерләү перспективалары хакында фикер алыштылар.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда талантлы яшьләр спорт өлкәсендә эшләсен өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк. Кадрларның читкә китүенә юл куймау зарур, дип искәртте РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова «Казаныш» спорт-гамәли конференциясендә. Чара «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.

«Безгә талантлы яшьләрнең читкә китүенә киртә куярга, аларга эшләү һәм үсү өчен җәлеп итә торган шартлар тудырырга кирәк. Безнең талантлар Россиядән дә, Татарстаннан да китмәскә тиеш. Әгәр иң яхшылар китә икән, Татарстан һәм Казанны кем тәкъдим итәр, аларның данын кем яклар?» - дип искәртте парламентарий.

Чара кысаларында Татарстан районнарындагы спорт учреждениеләрендә әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр, кадрлар әзерләү перспективалары хакында фикер алыштылар. Конференциядә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов, Мәскәү шәһәре Спорт департаментының «Мәскәү шәһәр физкультура-спорт берләшмәсе» генераль директоры урынбасары Глеб Гальперин, Татарстанның спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы спортчылар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100