news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды

Педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры, «Балалар спорты» һәм «Бердәм Россия» белән минем карьера» партия проектларының төбәк координаторы Ольга Павлова алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спикер соңрак белдергәнчә, бүгенге көндә төп бурыч – Татарстан халкының яшәү сыйфатын яхшырту. Аның фикеренчә, бүгенге катлаулы заманда татарстанлылар республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тирәсендә ныграк тупланырга һәм бергә эш итәргә тиеш.

«Социаль гарантияләрне яклау, спортка ярдәм итү һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү, мәдәни һәм гаилә традицияләрен саклау, мәгарифне үстерү һәм өлкән буынның потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру төп өстенлекләрдән санала», - дип өстәде Павлова.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген һәркем нинди эшне яхшырак башкарса, шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Аның сүзләренчә, халык программасы – мөһим инициатива, аның ярдәмендә кешеләр ил белән идарә итүдә катнаша ала. Документ стратегик проектлар әзерләгәндә гражданнарның фикерләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

«Бердәм Россия» халык программасында билгеләнгән барлык юнәлешләр дә ил халкы өчен мөһим. Ул сыйфат ягыннан үсүен дәвам итә. Бурычларның бер өлеше инде хәл ителгән, әмма башкарасы эшләр күп әле. Халык программасы – кешеләрнең ихтыяҗларына масштаблы җавап ул», - диде спикер.

Искәртеп узабыз, «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасына кандидатлардан гаризалар 8 майга кадәр кабул ителә. Алдан тавыш бирүне үткәрү буенча партиянең Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, республикада әлеге процедурага карата кызыксыну югары. Барлыгы 311 гариза тапшырылган, 238 кандидат теркәлгән.

Маврина сүзләренчә, 15 апрельдән PG.ER.RU сайтында сайлаучыларны теркәү башланды. Электрон тавыш бирүдә, үзләре ышанган кандидатны сайлап, теләгән һәркем катнаша ала. Билгеләп үтелгәнчә, 25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда 58 меңнән артык сайлаучы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100