news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Любимова: Казан Кремле – төрле цивилизацияләрнең дус яшәве символы

Россия мәдәният министры Ольга Любимова төрле милләт, дин, цивилизацияләрнең бергә дус яшәвендә Казанның үрнәк шәһәрләрнең берсе булуын әйтте. Бу хакта ул Казан ратушасында ислам дөньясы мәдәният министрларының "Диалог сәнгате: Россия һәм ислам дөньясы илләренең дөнья мәдәниятен саклауда роле" темасына корылтаенда билгеләп узды.

"Сезне кунакчыл Татарстан җирендә - күп гасырлык тарихлы, төрле халыклар, диннәр, мәдәни традицияләр бергә татулыкта яшәгән Казан шәһәрендә сәламлим. "Казан – ислам дөньясы мәдәни башкаласы" елын ачу көннәрендә бу вакыйга күп милләтле, 200ләп милләт вәкилләре бергә яшәгән Россия өчен аеруча әһәмияткә ия", - диде Ольга Любимова. Ул Россиядә төрле дини традицияләр илнең тарихи, рухи, мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып торуын ассызыклады.

"Дөнья мәдәнияте тарихи хәтерне югалту куркынычыннан гуманитар хезмәттәшлекне сәясиләштерү омтылышларына кадәр җитди каршылыкларга очраганда, Россия, дөнья мәдәнияте кемнедер башкалардан өстен кую принцибы буенча төзелә алмый дигән фикерне алга сөрә", - дип белдерде мәдәният министры.

Ольга Любимова Россиядә, шул исәптән Татарстанда төрле мәдәниятләр бергә яшәү тәҗрибәсен, мирасны саклау мәсьәләләрен билгеләп узды.

"Һәр цивилизация, һәр халык, һәр милли сәнгать мәктәбе үзенең уникаль өлешен кертә. Шуңа безнең гомуми бурыч – мәдәни төрлелекне үзара үсеш чыганагына әйләндереп, традицияләрдәге аермалыкларга сакчыл карау. Бу мәсьәләдә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе: биредә православие храмнары, мәчетләр, шәрыкъ һәм Европа сәнгать традицияләре янәшә тора. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кергән Казан Кремле тарихи һәйкәл генә булып калмады, төрле цивилизацияләрнең дус яшәве символы да булды", – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot