Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ольга Любимова: Россия һәм ислам дөньясы илләренең хезмәттәшлек кыры зур
Россия һәм ислам дөньясы илләренең хезмәттәшлек кыры зур – бу хакта Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова Казан ратушасында ислам дөньясы мәдәният министрларының съезд утырышында әйтте. «Диалог сәнгате: Россия һәм ислам дөньясы илләренең дөнья мәдәниятен саклауда роле» темасына багышланган корылтай XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Ольга Любимова Россия территориясендә ЮНЕСКО мирасына керүче 32 объект урнашканын, шуларның 23е мәдәни критерийлар буенча кергәнен искәртте. Ул моның гуманитар өлкәдә халыкара хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булып торуын ассызыклады.
Мәдәният министры Россия һәм ислам дөньясы илләренең уртак эш киңлеге зур булуын билгеләп узды. «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең күпчелегенең борынгы шәһәрләр, мәчетләр, мәдрәсәләр, кулъязмалар, ислам архитектурасы һәм археологик мирас объектларын саклау тәҗрибәсе бар. Россия тәҗрибә, реставрация технологияләре, музей практикалары белән уртаклашырга, фондларны цифрлаштыру, кадрлар әзерләү һәм фәнни эзләнүләр өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашырырга әзер. Мәдәни мирас бер илгә яки бер буынга гына карамый, ул – бөтен кешелек хәзинәсе. Дәүләткә аны саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру эшендә зур җаваплылык йөкләнә», – дип билгеләп узды Ольга Любимова.
Корылтайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кувәйт, Бәһрәйн, Палестина, Пакистан, Ливан, Судан, Сомали, Мисыр, Иран, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан һәм башка дәүләтләр – барлыгы 28 илнең мәдәният министрлары яки аларның урынбасарлары катнашты. Һәрберсенә сүз бирелде. Алар 3,5 сәгать барган утырышта чыгышларында ислам мәдәнияте роле, үсеш мөмкинлекләре турында фикерләрен әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз