Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Иванованың Казан ханбикәләре турындагы трилогиясенең соңгы өлеше нәшер ителгән
Трилогия Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикә турында
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшриятында язучы Ольга Иванованың «Повелительницы Казани» трилогиясенең өченче өлеше — «Сөембикә» китабы нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.
«Ольга Иванованың Казан ханбикәләре турындагы трилогиясенең өченче өлеше — „Сөембикә“ дөнья күрде. Китап ике мең данәдә басылды. Трилогиянең өч китабын да укучылар яраттылар.Тарихи романны Татарстан китап нәшрияты сайтында, нәшрият кибетләрендә табып була. Тиз арада китапханәләрдә дә барлыкка киләчәк», — ди Венера Шәмсетдинова.
«Китапта Сөембикәнең шәхси тормышы, эшчәнлеге Казанда булган вакыйгалар белән үрелеп бара. Сөембикә — халыкта танылган образ, аның турында бик күп риваятьләр бар. Роман тарихи фактларга нигезләнеп язылды. Китаплар өчен мәгълүмат 20 ел тупланды», — ди трилогия авторы Ольга Иванова.
Беренче тарихи роман Нурсолтан турында, икенчесе Нурсолтанның кызы Гәүһәршад турында язылган иде. Китаплар рус телендә басылган.
Автор романнарның татар теленә тәрҗемә ителүе турында хыяллануын әйтте. «Минем хыялым — өч китап та татар теленә тәрҗемә ителсен иде. Беренче чиратта китаплар татар халкы өчен. Идарә иткән ир-атлар турында тарихта күп язылган. Хатын-кызларның да зур роль уйнаганын күрсәтергә тырыштым. Аларның күбесе ханлыктагы партияләрне җитәкләгән, дәүләт сәясәтендә дә үз сүзләрен әйткән», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз