news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Иванова “Повелительницы Казани” трилогиясенең беренче китабын тәкъдим итә

Рус телендә язылган романнар якын арада татар теленә тәрҗемә ителәчәк.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). 24 ноябрьдә  язучы Ольга Иванованың “Повелительницы Казани” трилогиясеннән беренче романы – “Нурсолтан” Казанда укучылар хөкеменә тәкъдим ителә.

Тарихи романда биш йөз ел элек булган вакыйгалар сурәтләнә. Аның нигезенә Кырым ханы Миңлегәрәй һәм Казаннан Нурсолтан ханым мәхәббәте салынган.

Трилогия бүлекләренең бер өлеше “Казан альманахы”нда басылып чыккан инде. Хәзер Татар китап нәшриятында быел басылып чыккан китапны тулысынча укырга була.

Трилогиянең калган өлешләре дә – Нурсолтанның кызы Гәүһәршад һәм Сөембикә ханбикә турында язылган инде, һәм ул нәшриятка әзерләнә. Романнар рус телендә, әмма озакламый алар татар теленә тәрҗемә ителәчәк.

Романнар өчен материалны автор 15 еллап җыйган.

“Казан яулап алынганда, барлык документаль шаһит язмалар яндырылу сәбәпле, миңа рус князьләре елъязмаларына, Кырым ханлыгының сакланып калган шәһадәтнамәләренә таянырга туры килде. Мин Худяков, Алишев, Сәфәргалиев һәм башка күп кенә авторлар хезмәтеннән зур китапханә җыйдым. Миңа геройларымның биография мәгълүматларын гына өйрәнергә түгел, шул чорның көнкүрешен, дини мәсьәләләрен дә белергә кирәк иде. Ә китаплар үзләре бик җиңел язылды, һәркайсы дүрт-биш айлап”, - дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына Ольга Иванова.
Автор “Повелительницы Казани” трилогиясе белән танышкан кайбер укучыларның аның хезмәтен "Төркиянең “Великолепный век” әсәренә Татарстан җавабы" дип санауларын билгеләп үтте.

“Бу начар түгел. Мин кызыклы итеп язарга тырыштым. Билгеле, кайбер сюжет сызыклары, мәхәббәт маҗаралары уйлап чыгарылган. Әмма минем төп бурыч – моннан биш йөз ел элек хатын-кызлар  гаремнарда тыныч кына яшәп ятмавын белдерү. Әйе, алай түгел, хатын-кызлар арасында көчле шәхесләр булган, алар югары ханнар советында торган һәм дәүләт сәясәтендә үз сүзләрен әйткән”, - дип җиткерде Иванова.

Хәзер Ольга Иванова яңа - “Великая Орда” романын яза. Биредә инде төп герой ир-ат - Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт.
Китапны тәкъдим итү һәм Ольга Иванова белән очрашу - автограф-сессия Татар китап нәшрияты кибете залында уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100