Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ольга Голодец Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан кимрәк булуын әйтте
«Мөмкинлекләре булса да, хатын-кызлар карьера үсеше, хезмәт хакы буенча ир-атлар күтәрелгән дәрәҗәгә ирешә алмый», - диде вице-премьер Ольга Голодец.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкының 70 процентын тәшкил итә. Россия вице-премьеры Ольга Голодец «Сәнәгый төбәкләрне үстерүдә хатын-кызның роле» дигән форум ачылышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Мөмкинлекләре булса да, хатын-кызлар карьера үсеше, хезмәт хакы буенча ир-атлар күтәрелгән дәрәҗәгә ирешә алмый», - диде вице-премьер.
Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларның эш хакыннан уртача алганда 16-22 процентка азрак.
- «Сәнәгый төбәкләрне үстерүдә хатын-кызның роле» дигән форум 1-2 мартта Новокузнецкида уза. Анда 16 илдән һәм Россиянең 39 төбәгеннән вәкилләр – парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, халыкара оешмалар, эшлекле даирәләр, бизнес вәкилләре катнаша. Форум кысаларында моношәһәрләрне үстерү, балалар спорты, мәдәният, төзекләндерүгә кагылышлы берничә килешүгә кул кую күздә тотыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз