news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Голодец: Россиядә дүртенче ел рәттән халык саны артуы күзәтелә

Мәгълүмат Дәүләт статистикасы федераль хезмәтеннән алынган.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе вице-премьеры Ольга Голодец Россиядә дүртенче ел рәттән туучылар саны арта баруы турында белдергән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Без дүртенче ел рәттән яхшы нәтиҗәләргә ирешә барабыз. Шушы көннәрдә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте китергән мәгълүматлар буенча, Россия Федерациясендә дүренче ел рәттән халык санының уңай якка артуы күзәтелә. Ул 5400 кеше тәшкил итә", - дип хәбәр иткән Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда Ольга Голодец.

Шулай ук ул  халык саны артуының зур булмавын һәм “биредә безнең позиция бик катлаулы” булуын искәрткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot