news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Голодец Мәскәүдә “Интурмаркет” күргәзмәсендә Татарстан стендын карады

“Интурмаркет” халыкара күргәзмәсе 9-11 мартта Мәскәүдә уза.

Ольга Голодец Мәскәүдә “Интурмаркет” күргәзмәсендә Татарстан стендын карады
Пресс-служба Госкомитета Татарстана по туризму

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген “Интурмаркет” халыкара туристлык күргәзмәсендә Россия вице-премьеры Ольга Голодец Татарстан стендын карады. Туризм буенча Дәүләт Комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың сувенир продукциясен тәкъдим итте һәм Татарстанның төп истәлекле урыннары турында сөйләде. Бу турыда Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Стендны оештыруда Татарстанның туристлык тармагының егермедән артык вәкиле катнашкан. Алар - “Казан Кремле”, “Зөя утрау шәһәрлеге”, “Бөек Болгар”, Алабуга музей-тыюлыгы, шулай ук туроператорлар урнаштыру чаралары вәкилләре катнашкан”, — диелгән хәбәрдә.

  • “Интурмаркет” халыкара күргәзмәсе 9-11 мартта Мәскәүдә уза. Татарстан Республикасы традиция буенча Visit Tatarstan берләштерелгән стендында тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot