news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Фролова “Мисс-КАИ-2006” титулына ия булды

Ольга Фролова “Мисс-КАИ-2006” титулына ия булды

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты гуманитар факультетының дүртенче курс студенткасы Ольга Фролова “Мисс-КАИ-2006” титулын яулады. Моннан тыш, “Мисс-фото”, “Мисс-тамашачы мәхәббәте” һәм “Иң сөйкемле кыз” номинацияләрендә дә аңа тиңнәр булмады. Җиңүче кыз Мисырга юллама белән бүләкләнде. Конкурс узган төнне Казанның “ЦКЖ” клубында төгәлләнде.

Җиңүчегә бүләкләрне А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты ректоры Геннадий Дегтярев һәм конкурсның жюри рәисе, “Элан-стиль” модель агентлыгы мәктәбе директоры Изольда Жуйкова тапшырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Дарья Тутова “Вице-мисс”, “Мисс-экспрессивлык” титулларына ия булды.

“Мисс-КАИ-2006” конкурсында катнашкан Туполев исемендәге КДТУның Яшел Үзәндәге филиалы студенткасы Диана Гафиятова иң күп тавыш җыюга иреште һәм кичә КАИ сайтында узган on-line тавыш бирүдә җиңүче дип табылды. Шулай ук “Мисс-нәфислек” номинациясендә дә аңа тиңнәр булмады. Жюри Анастасия Удирякованы конкурсның иң романтик катнашучысы дип тапты. Бәйгенең финалында барлыгы 8 кыз катнашты. Аларның барысына да дипломнар һәм конкурсның иганәчеләре тарафыннан әзерләнгән модалы аксессуарлар, кызыну студиясенә абонементлар, кинотеатрга билетлар, фотоальбомнар һәм башка бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot