news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ольга Благодарова: Сез гомер буе пионер исемен йөртәчәксез

Ольга Благодарова: Сез гомер буе пионер исемен йөртәчәксез
Фото: «Дулкын» медиаүзәге матбугат хезмәте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешен тәмамлаган 63 чыгарылыш курс студентына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова да бар иде. Ул дәүләт имтихан комиссиясе составына кергән һәм бөтен уку дәвамында студентлар әзерләүгә кураторлык иткән. Яшь белгечләргә мөрәҗәгать итеп, Благодарова бу чыгарылышның уникальлеген билгеләп үтте.

«Бу чыгарылыш чыннан да уникаль. Сез гомер буе пионер исемен йөртәчәксез», - дип искәртте ул.

Кунак яңа тормыш бусагасында басып торган чыгарылыш курс студентларының хисләрен бик яхшы аңлавын әйтте. «Мин хәзер күзләрегезгә карыйм һәм сезне аңлыйм. Моннан нәкъ чирек гасыр элек мин Казан дәүләт педагогика университетының рус филологиясе факультетын тәмамладым һәм сезнең кебек сәхнәдә басып тордым, сезнең алда бөтен юллар да ачык», - дип уртаклашты Ольга Благодарова.

Ул бу халәтнең бер үк вакытта курку һәм соклану белән тулы булуын әйтте, әмма яшь белгечләрне тынычландырырга ашыкты. «Барысы да яхшы булыр, һәркайсыгыз үз юлын табар», - диде ул.

Тантанада шулай ук Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, «ТАТМЕДИА» АҖ PR-директоры Ләйсән Сафина һәм башка мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. Бу көнне бакалаврлар гына түгел, магистрлык программаларын тәмамлаучылар да диплом алды, ә студент Динә Нургалиеваның чыгышы һәм чыгарылыш курс студентлары икенче курста ук төшергән видеоролик кунакларга иҗади бүләк булды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты чыгарылыш курс студентларына «хушыгыз» түгел, ә «саубулыгыз» диде, аларга һөнәри юлларында уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot