news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олеся Балтусова Шәриф Камал музеен җәйгә ачып өлгермәүләрен әйтте

Тукай музеенда исә, эчке бизәлеш эшләре бара.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камал музеенда реставрация бара. Аны быел җәйгә ачу күздә тотылмый. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

“Җәйгә өлгертәсе килгән иде, әмма реставрация катлаулы процесс, эшләр әле төгәлләнмәде, экспозиция куелмаган. Шуңа күрә әлегә ачылыш белән сөендерә алмыйбыз. Уку елы башына булыр дип көтәбез”, - дип белдерде ул.

Балтусова анда Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты үзәге булачагын, “Әдәби ишегалды” кебек чаралар уздырылачагын әйтте.

Олеся Балтусова, шулай ук, Тукай музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында булуын билгеләп узды. “Тышкы эшләр тәмам, фасады әзер, эчке бизәлеш эшләре бара”, - диде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot