news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олеся Балтусова Казанның «Бишбалта» зираты археологик һәйкәл булачагын әйтте

«Бишбалта» бистәсенең мөселман зираты узган елның 6 октябрендә дәүләт саклавына куелган.

Олеся Балтусова Казанның «Бишбалта» зираты археологик һәйкәл булачагын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Киров районындагы «Бишбалта» тарихи зираты Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан археологик мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Бу турыда Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтте.

«Бишбалта» бистәсенең мөселман зираты узган елның 6 октябрендә дәүләт саклавына куелды, дип искәртте Олеся Балтусова. Хәзер һәйкәлнең әһәмиятен ачыклау өчен экспертиза үткәреләчәк.

  • Тарихи таныклыклар буенча, «Бишбалта» зираты шул ук исемдәге бистәнең көнбатыш өлешендә урнашкан һәм борынгырак - XVI-XVII гасырныкы булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot