news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олеся Балтусова басма матбугатка өстенлек бирүен билгеләп үтте

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татмедиа» җәмгыятендә 10 ноябрьдә башланган «#2017 елга язылу бүләк ит» республика акциясенә кушылды.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татмедиа» җәмгыятендә 10 ноябрьдә башланган  «#2017 елга язылу бүләк ит» республика акциясенә кушылды. Балтусова үз гаиләсен, дусларын, күршеләрен һәм коллегаларын ярты елга «Казань» журналына яздырды.

«Мин гомерем буе шушы журналны укыйм, миңа анда эшләү һәм хезмәттәшлек итү бәхете дә елмайды. Уйлавымча, әлеге журнал шәһәрнең йөзе, аның рухы-җаны. Бу журнал Казанның мәдәнияте, аның традицияләре һәм биредә яшәүчеләрнең тормышы турында җиткерә. Ул миңа бик якын», – дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Балтусова басма матбугатка өстенлек бирүен билгеләп үтте. «Кино барлыкка килгәч театр үлә диделәр, әмма ул бик матур итеп яши. Интернет барлыкка килгәч телевидение юкка чыгачак, диделәр, әмма монысы да булмады. Барысы да трансформацияләнеп, яңа формада бирелә. Басма матбугат белән дә шулай», – дип аңлатты ул.

Традиция буенча, Олеся Балтусова «Татмедиа»нең Яңа ел чыршысына татарстанлыларга изге текләкләре һәм шәхси автографы белән бизәлгән шар элеп куйды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100