news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизациягә чакырылган россиялеләрнең эш урыннары сакланачак

Бүген Россия Хөкүмәте мобилизацияләнгән гражданнарның эш урыннарын саклап калу турындагы карарны раслады. Алар хезмәт килешүен саклап, соңрак элеккеге эш урынына кире кайта алачак.

Моның өчен кирәкле үзгәрешләр 2022 һәм 2023 елларда гамәлдә булачак хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу үзенчәлекләренә кертелгән. Алар премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган карар белән расланган, дип хәбәр итте РФ Министрлар кабинетының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100