news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлешчә мобилизациягә беренче чакырылучылар махсус операция зонасына барып җитте

Донецк халык республикасының халык милициясе Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында беренче чакырылучыларның махсус операция зонасына, ДНР территориясенә, килүләрен һәм хәрби әзерлеккә керешүләрен хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.

«Махсус хәрби операция уздыру зонасына, ДНР территориясенә, Россиядә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган беренче хәрби хезмәткәрләр килде. Хәзер алар полигоннарда интенсив хәрби әзерлек курсын уза, анда соңгы айлардагы сугыш тәҗрибәсе исәпкә алынган», – диелә ведомствоның Телеграм каналындагы хәбәрдә.

Халык милициясе билгеләп үткәнчә, «халык республикалары кешеләре килгән көчләрне күтәренке рухта каршы алды». Моннан тыш, алар Россия Президенты Владимир Путинга кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерә.

Россиядә Президент указы белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр линияне һәм азат ителгән территорияне контрольдә тоту өчен кирәк. 300 мең кеше чакырылачак, бу Россия Федерациясенең гомуми мобилизация ресурсының 1 процентыннан бераз күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot