Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Хисамов: Тәрҗемәчеләрне әзерләү системасын камилләштерергә кирәк
“Башкарма комитетлардагы тәрҗемәчеләрнең җаваплылыгына визуаль мәгълүмат чараларының текстларын тикшерү һәм килештерү мәсьәләләрен кертү нәтиҗәле булыр иде”, - дип саный ул.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләү өчен тәрҗемәчеләрне әзерләү системасын камилләштерү мәсьәләсен карау кирәк. Бу тәкъдим белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Олег Хисамов чыкты.
“Башкарма комитетлардагы тәрҗемәчеләрнең функциональ җаваплылыгына муниципаль берәмлек территориясендә урнаштырыла торган визуаль мәгълүмат чараларының текстларын тикшерү һәм килештерү мәсьәләләрен кертү нәтиҗәле булыр иде”, - дип саный Олег Хисамов.
Аның сүзләренчә, районнарда тәрҗемәче ставкаларын булдыруга да карамастан, институтка мөрәҗәгатьләрнең кимемәве, татар телен язма мәгълүмат чараларында дөрес куллануны тәэмин итү механизмын камилләштерү зарурлыгын күрсәтә.
“Бу фикер 2021 елда, республика районнарына чыгып, урыннарда Телләр турындагы республика законы үтәлешен өйрәнү барышында да расланды. Безнең карашыбызча, беренче чиратта, республика һәм муниципаль бюджет акчалары хисабына әзерләнә торган социаль реклама, мәгълүмат баннерлары, стендлар һәм башка визуаль мәгълүмат чараларына игътибарны арттыру кирәк, чөнки нәкъ менә алар дәүләт сәясәтен чагылдырырга тиеш”, - диде Олег Хисамов.
Ул институт тарафыннан “Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак татар телен рәсми визуаль мәгълүмат текстларында куллану принциплары һәм кагыйдәләре” дип аталган методик белешмәлек әзерләнгәнен, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тәрҗемәчеләре өчен онлайн-семинар, түгәрәк өстәл оештырылганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз