news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Хисамов Фатих Әмирханның яңа томлыклары чыгуы турында: Безнең өчен шатлыклы вакыйга

Олег Хисамов Фатих Әмирханның яңа томлыклары чыгуы турында: Безнең өчен шатлыклы вакыйга
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов язучы Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томлыкларын чыгуны шатлыклы вакыйга дип әйтте.

«Институтыбыз өчен шатлыклы һәм горурланырлык вакыйга. Фатих Әмирхан – татар әдәбияты классигы, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе. Алты томлык академик басмасының беренче өч томлыгын тәкъдим итү белән бик бәхетлебез. Бу соңгы елларда башкарган зур проектыбызның дүртенчесе. Тукайның алты томлыгын, Исхакыйның унбиш томлыгын, Ибраһимовның унбиш томлыгын чыгарган идек», - диде ул Татар китабы йортында.

Аның әйтүенчә, Фатих Әмирханның иҗатын өйрәнү 1940 еллардан әдәбиятчы-галимнәр тарафыннан беркайчан да тукталмаган. «Сайланма әсәрләренең беренче томлыгы 1940 елда чыккан булса, ике томлыгы 1950 елларда чыга. Ул вакытлардагы басмаларда идеологик моментлар - төшереп калдырылган әйберләр була, шуңа күрә дә тәкъдим ителә торган алты томлык шактый дәрәҗәдә шушы кимчелекләрдән чистартылган, тулыландырылган», - дип аңлатты Олег Хисамов.

«Алтынчы томын ел азагында Татарстан китап нәшриятына тапшырып, ел ахырында чыгар дип өметләнәбез. Киләсе елда Фатих Әмирханның 140 еллыгын бәйрәм иткәндә сезнең хозурыгызга алты томын тәкъдим итү бәхетенә ирешербез дип уйлыйм. Әлеге томлыкларны эшләгән институтыбызның текстолог-галимнәребезгә, нәшрият хезмәткәрләре, редакторларга рәхмәт», - диде ул.

Олег Хисамов Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» хикәясен яңадан укып чыгуын әйтте. «Татар фантастикасының башлангычы бу. Ул вакыт өчен зур фантастик вакыйга булган, ләкин бүгенге көндә караганда, Фатих Әмирханның бөтен хыяллары тормышка ашкан, Аллаһка шөкер, дигән фикергә киләм. Ул бит хыяллана: бер бүлмәдә китап укыйлар, икенчесендә музыка уйнап тора... Алга таба да татарның рухы саклансын, үссен иде өметләнәсе килә», - диде ул.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин һәр яңа китапның чыгуын зур шатлык дип атады. «Биредә исә берьюлы өч китапны тәкъдим итәбез, бу өчләтә шатлык. Бу китаплар – Фатих Әмирхан җыентыклары. Безнең өчен зәвык бәйрәме. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бик зур проектны ахырына җиткереп килә. Фатих Әмирханның алты томлык басмасы – берничә ел дәвамында барган зур эш. Беренче өч томы узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып, дөнья күрде», - диде ул.

«Фатих Әмирхан - ХХ гасыр башы әдәбияты, мәдәнияте, милли тема кысаларында тормышыбызны тулаем үзгәрткән шәхесләрнең берсе, шул чорның милли каһарманнарыннан», - диде Айдар Шәйхин.

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина Фатих Әмирханның туганнары белән аралашып калуын искә алды. «Мәгариф» журналында эшләгәндә Равил Әмирхан һәм Илдус Әмирхановлар белән танышып, аралашып калдым. Алар турында искиткеч яхшы фикердә мин: чын зыялы, зәвыклы кешеләр. Бер елны Фатих Әмирханның йөз еллыгында Актерлар еллыгында алар Фатих Әмирханның юбилеен үткәрде. Шунда мине дә чакырдылар. Бик матур чыгышлар булды. Матур, дустанә, эчкерсез очрашу», - дип истә калган.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100