news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Хисамов: Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый

Олег Хисамов: Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды. Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов язучы иҗаты турында сөйләде.

«Мәгълүм булганча, Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый, бәлки, үзе язганча, әдәбиятка намус эше итеп карый, тормыш хакыйкатенә тугры калырга омтыла. Ул тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Николай Гоголь, Александр Островский, Михаил Бубеннов, Олесь Гончар, Константин Паустовский, Эммануил Казакевич, Чыңгыз Айтматов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә», - диде галим түгәрәк өстәл ачылышында.

Аның әйтүенчә, бүгенге түгәрәк өстәлдә Әмирхан Еники иҗатының әдәби-мәдәни әһәмияте, аның традицияләре, үз чорына алып килгән яңалыгы, бүгенгебез өчен кирәклеге, кыйммәте һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу, уртага салып сөйләшү булды.

«Күпгасырлык татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш юлында ХХ гасырның икенче яртысы гаять мөһим урын алып тора. «Хрущев җепшеклеге» дип аталган демократик үзгәрешләрдән соң, әдәбият житди үзгәреш-яңарыш юлына чыга. Аның төп асыл сыйфаты булып әдәбиятның сурәтләү объекты итеп милли яшәеш мәсьәләләрен алуы тора. Әлеге үзгәрешләрнең башында торган әдипләрнең берсе, һичшиксез, Әмирхан Еники», - диде Олег Хисамов.

Ул Еникинең 1920 елларның икенче яртысында әдәби иҗатка килсә дә, танылуы Бөек Ватан сугышы чорында язылган хикәяләреннән соң башлануын әйтте.

«Сугыш чорында язылган «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәяләрендә тормыш чынбарлыгы геройларның күңел кичерешләре, психологиясе, характер сыйфатлары аша зур осталык белән сурәтләнә. Бу үзенчәлекләр алга таба «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөждан» (1968), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978) кебек повестьларда, «Кем җырлады?» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1962), «Матурлык» (1965), «Шаяру», «Язгы тамчылар» һ.б. хикәяләрендә тагы да үстерелеп, баетылып, үзгә бер юнәлеш хасил итә», - ди ул.

Галим фикеренчә, Әмирхан Еники иҗаты шактый тулы өйрәнелгән.

«Бу урында тирән ихтирам белән Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Мәдинә Җәләлиева, Фәрит Хатипов, Рифат Сверигин, Рафаэль Мостафин, Фоат Галимуллин исемнәрен атап үтәбез. Соңгы чорда Еники иҗатын өйрәнүдә яна юнәлешне Дания Заһидуллина башлап җибәрде, КФУ профессоры Венера Әминева әдип иҗатын рус телле укучыларга җиткерүдә уңышлы эшли. Шулай ук доцент Әлфия Мотыйгуллина диссертация яклады, эзлекле өйрәнә. КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина әдипнең 110 еллыгы уңаеннан өч томлык «Сайланма әсәрләре»н, «Әмирхан Еники» дип аталган фотоальбом чыгаруда, киң планда исемен, иҗатын җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур хезмәт куйды», - диде ул.

  • Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100