news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Табаковның театр көллияте Казанда студентлар сайлап алачак

Имтихан алучылар сыйфатында Россиянең танылган артистлары чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Олег Табаковның театр көллияте Казанда булачак студентлар сайлап алачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Сайлап алуның беренче этабы 25 ноябрьдә Казанның “Азино” Балалар иҗат үзәгендә уза. Абитуриентларга шигырьләр, мәсәлләр, чәчмә әсәрдән өзекләр укырга, җыр башкарырга, шулай ук ритмика буенча бирем үтәргә туры киләчәк. Беренче турны уңышлы узган малайлар һәм кызлар Мәскәүгә йомгаклау сайлап алу имтиханына барачак.

Имтихан алучылар сыйфатында Россиянең танылган артистлары чыгыш ясар дип көтелә.

Көллияттә Россиянең барлык төбәкләреннән килгән балалар белем алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot