news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Табаков вафат булды

Мәскәүдә СССРның халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм "Табакерка" сәнгать җитәкчесе Олег Табаковның гомере өзелгән.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм "Табакерка"  сәнгать җитәкчесе Олег Табаков вафат булды, дип хәбәр иткән РИА “Новости”га театрның матбугат хезмәте.

82 яшьлек Олег Табаков ноябрь ахырында хастаханәгә ятуы билгеле булган иде. Соңрак матбугат чаралары, Яңа ел алдыннан хәле әйбәтләнгән булуга карамастан, артистның үпкәләренә ясалма сулыш аппараты тоташтырылуы хәбәр итте.

Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, табиблар Табаковның туганнары дин әһелен хастаханәгә чакыруларын раслаган.

Табаков "Полеты во сне и наяву", "Человек с бульвара Капуцинов", "Ближний круг", "Сирота казанская" кебек киноларда уйнады.

Күп кенә мульфильм геройлары аның тавышы белән сөйләшә. "Бобик в гостях у Барбоса", "Трое из Простоквашино", "Каникулы в Простоквашино", "Зима в Простоквашино", "Ежик плюс черепаха" мультфильмнары аша Олег Табаков тавышы балаларга таныш.

Олег Табаковның хатыны, актриса Ольга Зудина, дүрт баласы калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100