news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Пелевин: Хәләл индустрия белгечләре әзерләү өчен аерым программа кирәк

Ришат Хәбипов фикеренчә, дәүләт дәрәҗәсендә аерым программа кабул ителергә тиеш.

Олег Пелевин: Хәләл индустрия белгечләре әзерләү өчен аерым программа кирәк
Султан Исхаков/архив

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәләл индустрия белгечләре әзерләү өчен аерым программа кирәк. Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул хакта әйтте.

“72 предприятиенең хәләл продукция җитештерүгә сертификациясе бар. Бу юнәлешне киңәйтү өчен, хәләл продукция һәм хезмәтләргә бердәм Россия стандартларын кабул итү кирәк. Шулай ук, халыкара стандартлар белән тәңгәллек исәпкә алынырга тиеш. Хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерү һәм гамәлгә ашырылуның рәсми статистикасын алып бару кирәк”, - диде Пелевин.

Ул хәләл продукция һәм хезмәтләр буенча махсуслашкан кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү кирәклеген әйтте. “Хәләл продукция җитештерү күләмнәрен арттыру, экспортка озату – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Хәләл индустрия буенча белгечләр әзерләү өчен аерым программа кирәк”, - диде икътисад министры урынбасары.

Пелевин сүзләренчә, бер ел эчендә Татарстанда 68 мең тоннадан артык хәләл продукция җитештерелә. Аның гомуми бәясе 7 миллиард сум күләмендә.

“Хәзер бөтен кеше “хәләл”гә омтыла. Ә хәләл брендындагы продукциянең һәр сумы өчен акча түләргә, лаборатория аша узарга кирәк. Бу четерекле эш. Бөтен институтлар бу эшкә кушылырга тиеш дип саныйм. Дәүләт дәрәҗәсендә аерым программа Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясендә кабул ителергә тиеш”, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Олег Пелевин “2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты” закон проекты буенча чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100