Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозовка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены тапшырылды
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозовка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чара Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды. Бүләк "республиканың сәяси тотрыклылыгын ныгытуга һәм социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен" ТР Президенты Указы нигезендә тапшырылды.
Олег Морозов үз эшчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. "Мин Татарстанда туып үсүем, Татарстанның миңа зур сәясәткә старт бирүе белән горурланам һәм һәрчак горурланачакмын. Мин һәрчак республика ярдәмен тоям", - дип белдерде ул, диелә әлеге хәбәрдә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз