Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозов Думаның Контроль комитетын кабат җитәкләргә әзер булуын белдерде
Әгәр Олег Морозовка яңа чакырылыш Дәүләт Думасында кабат контроль комитетын җитәкләргә тәкъдим итсәләр, ул әлеге вазифада эшен дәвам итәргә әзер. Депутат «Татар-информ» агентлыгына бу хакта үзе хәбәр итте.
«Беренчедән, башта сине сайлаулары кирәк. Икенчедән, Дәүләт Думасында вазифаны синең фракцияң бирергә мөмкин. Әгәр дә миңа кабат Контроль комитетын җитәкләүне ышанып тапшырсалар, моны рәхәтләнеп эшләячәкмен», – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Контроль комитеты Россия парламентында 2021 елдан бирле эшли. Ул Дәүләт Думасында кабул ителә торган барлык карарларны контрольдә тоту өчен булдырылган. Яңа структура үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде, ди Морозов.
«Дәүләт Думасы карарларын контрольдә тоту буенча системалы эш барлыкка килде. Бу чакырылышта без 54 Хөкүмәт сәгате уздырдык, анда Хөкүмәт парламент алдында хисап тота. Хәзер шундый һәр чарадан соң карар кабул ителә», – дип аңлатты депутат.
Бүген Олег Морозов «Бердәм Россия»нең беренчел тавыш бирүендә катнашу өчен документларның оригиналларын тапшырды. «Бердәм Россия» праймеризы май ахырында узачак. Алар партиядән Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына депутатлар кәнәфиенә кем дәгъва кылачагын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Олег Морозов алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документларның төп нөсхәләрен тапшырды.
«Бердәм Россия» праймеризы май ахырында узачак. Ул партиядән Россия Дәүләт Думасындагы депутатлар кәнәфиенә Татарстаннан кем дәгъва кылачагын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз