news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов: Яңа MAX мессенджерын үстерергә кирәк

Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов яңа MAX мессенджерын үстерергә кирәк дип саный. Казандагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта депутат шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Аның башка сервисларга караганда өстенлекләре күбрәк булачак, шул исәптән саклык, күп векторлы файдалану ягыннан да. Ягъни аны, мәсәлән, шул ук WhatsApp яки Telegram кебек мессенджерлардан файдаланып булмаган рәвештә дә кулланырга мөмкин. Санаулы атналар эчендә әлеге сервисның кулланучылары инде миллионнар белән исәпләнә», - диде парламентарий.

Шул ук вакытта, сәясәтче фикеренчә, әгәр ихтыяҗ бар икән, башка мессенджерларның эшенә киртә куярга кирәкми.

Морозов аңлатканча, нинди дә булса сервислар яки платформалар эшенә чикләүләр гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан гына кертелә.

«Әгәр ниндидер сәбәпләр белән иминлек тәэмин ителмәсә, шул вакытта гына альтернативалар эшкә җигелә. Икенчедән - канал дошман элементлары үтеп керү ысулы булырга тиеш түгел. Әйтик, кешеләрне яллыйлар, ә без аны контрольдә тота алмыйбыз. Шулай ук ниндидер законсыз эшчәнлек алып баралар, шул исәптән террорчыларга ярдәм итәләр. Менә монда инде чикләүләр, һичшиксез, кертелергә тиеш. Ансыз мөмкин түгел», - дип искәртте ул.

РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда «Мәгълүмат алмашуда күп функцияле сервис булдыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы канунга кул куйды. Биредә кулланучылар өчен коммуникацион һәм дәүләт сервисларын берләштерергә тиешле мессенджер булдыру турында сүз бара. MAX мессенджерын әзерләү белән «ВКонтакте» компаниясе шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot