Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозов: Телләр турында закон чыгаручыларга Татарстан позициясен җиткерергә кирәк
Татарстан җитәкчелеге республикадан Дәүләт Думасы депутатларына Россия халыклары телләре турында әзерләнә торган яңа законны җентекләп өйрәнергә кушты. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасының Контроль буенча комитеты рәисе Олег Морозов әйтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Казанда узган киңәшмәдә шушы хакта сүз барды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга бу проблеманы тирәнрәк тикшерергә, закон чыгаручыларга республика позициясе җиткерергә кушты. Хәзер республиканың бу закон проектына, аның идеологиясенә, конкрет нигезләмәләренә карата кисәтүләре бар», – дип сөйләде парламентарий.
Олег Морозов сүзләренчә, закон инициативасы әлегә «Дәүләт Думасы мәйданчыкларында сөйләшенә торган» статус алмаган.
«Бу проект экспертиза уза. Чынлап та, аңа карата, «туган тел» төшенчәсен куллану һәм нәрсәне шулай дип санау өлешенә карата бик күп кисәтүләр бар», – диде ул.
Морозов фикеренчә, «яхшы сәясәт принцибына таянырга һәм башта ук булмаган җирдә киеренкелек тудырмаска кирәк».
«Кайвакыт ахыргача уйланмаган, тикшерелмәгән ниндидер инициатива барлыкка килгәндә, ул ясалма рәвештә китереп чыгарыла», – дип өстәде депутат.
Депутат фикеренчә, хәзер тыныч кына, ниндидер экзальтациясез, истерикасыз «анда чынбарлыкта нәрсә язылганын» тирәнрәк өйрәнергә кирәк.
«Әзерләүчеләргә республика фикерен җиткерергә, бигрәк тә ул ачыктан-ачык әйтелде, һәм аннары бу федераль законга әйләнгәнче позициягә төзәтмәләр кертергә кирәк. Шуңа күрә эшләячәкбез. Без шундый йөкләмә алдык», – дип йомгаклады ул.
- Татарстан Дәүләт Советының 11нче утырышында депутатлар «Туган тел» төшенчәсен «Россия халыклары телләре»нә әйләндерү һәм туган телләрне саклау мөһимлеге мәсьәләсен күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз