news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов: Татарстанга Россия Дәүләт Думасында көчле бердәм депутатлар командасы кирәк

Олег Морозов: Татарстанга Россия Дәүләт Думасында көчле бердәм депутатлар командасы кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Федераль дәрәҗәдә бөтен илнең алга таба үсешенә йогынты ясый торган бик күп мөһим мәсьәләләр карала. Шуңа күрә Татарстанга Дәүләт думасының яңа чакырылышында көчле депутатлар командасы кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә алдан тавыш бирү өчен документлар тапшырган Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Парламент эшенә күп еллар өйрәнергә кирәк. Парламент эчендәге барлык процессларның эш табигатен аңлагач кына, үз эшеңнең профессионалына әвереләсең. Бу тәҗрибә бүген минем шәхси өстенлегем булып тора, мин аны үз сайлаучыларыма тәкъдим итәм. Бүген Татарстанга Россия Дәүләт Думасында көчле бердәм депутатлар командасы кирәк. Шуңа күрә Татарстанга кагылышлы закон дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәләләр күп, финанслау ала торган проектлар күп», – дип белдерде ул.

Олег Морозов алдан тавыш бирү өчен берничә көн элек онлайн теркәлгән иде, ә бүген ул документларның төп нөсхәләрен бирү өчен партиянең Казандагы бүлегендә булды. Ул Түбән Кама сайлау округы мандатына дәгъва кылачак.

«Бердәм Россия» партиясендә беренчел тавыш бирү май ахырында узачак. Аның ярдәмендә Татарстаннан Дәүләт Думасына депутатлар вазифасына кемнәр дәгъва кылачагы билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot