Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Морозов Татарстанда автомобиль һәм гаилә туризмын үстерергә тәкъдим итте
Бүген Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эчке туризмнан һәм агротуризмнан, шулай ук туристларны илгә җәлеп итүдән тыш, утырышта катнашучылар гаилә туризмы өчен инфраструктура үсешенә аерым игътибар бирергә, шулай ук балалар белән гаиләләр өчен маршрутлар эшләргә тәкъдим итте.
Анда Татарстан тәҗрибәсе телгә алына. Республикада традицион рәвештә туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел төбәктә 4 млн турист булган, чиктәш тармакларны исәпкә алып, туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү күләме 88,4 млрд сум тәшкил иткән.
Кулуарларда Татарстан тәҗрибәсе турында сүз кузгаттылар. Республикада традицион рәвештә туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел төбәктә 4 млн турист булган, чиктәш тармакларны исәпкә алып, туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү күләме 88,4 млрд сум тәшкил иткән.
«Бүген автомобиль һәм гаилә туризмын кертү, кемпинглар төзү, республиканың туристлык ягыннан аеруча җәлеп итүчән, әмма инфраструктура һәм логистика буенча ахырга кадәр үзләштерелмәгән почмаклары кебек форматларны кертү мөһим», - дип белдерде журналистларга Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов.
«Татарстан – ул бөтен яктан да кызу үсеш алучы төбәк. Бу яшәү өчен дә, туристлар өчен дә уңайлы урын», - дип өстәде Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев.
2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСка рәислек Россиягә күчте, ул ел ахырына кадәр дәвам итә. Рәислекнең төп вакыйгасы БРИКС саммиты була, ул Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр уза. Чара барышында берләшмә партнерлары - илләрнең исемлеген раслау планлаштырыла. Саммитка БРИКС+ илләре чакырыла.
Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә эчке туризмны үстерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Россиянең туристлык өлкәсен озак вакытлы, ышанычлы, нәтиҗәле үстерү өчен бар да бар. Бу бик зур тарихи, мәдәни, табигый, рекреацион потенциал», - дип ышана ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз