news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов: Татарстан - лидер, һәм төбәк моны «Россия» күргәзмәсе кырларында күрсәтә

Олег Морозов: Татарстан - лидер, һәм төбәк моны «Россия» күргәзмәсе кырларында күрсәтә

Татарстан - лидер төбәк, һәм бу лидерлыкны республика бүген Мәскәүдә «Россия» Халыкара форум-күргәзмәсе кырларында күрсәтә. Бу хакта VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов «Татар-информ» белән әңгәмәдә әйтте.

«Безнең Татарстан – һәрвакыт лидерларның берсе. Бүген Татарстан белән кызыксыну күп булу сүз генә түгел, бу республика бүген илдә били торган урын. Бу инвестицион җәлеп итүчәнлек, бу яңа технологияләр, бу киләчәк Уеннары, бу БРИКС. Татарстан - лидер, һәм менә бу лидерлыкны без бүген дә монда күрәбез», - диде әңгәмәдәш.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, республика бер үк вакытта бөтен юнәлешләр буенча да системалы рәвештә үсәргә тырыша.

Татарстан экспозициясе ВДНХның биш мәйданчыгында була. Чара ачылышы тантанасы А залында 75нче павильонда планлаштырылган. Республика сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге казанышларын күрсәтәчәк. Мәйданда шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булачак.

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Анда түләүсез керергә мөмкин, әмма аерым чараларга алдан теркәлү таләп ителә. Шулай ук күргәзмә-форумда Россия Президенты Владимир Путин да булачак, дип билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100