news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов: Татарстан фән һәм технология өлкәсендә алдынгы урында

Олег Морозов: Татарстан фән һәм технология өлкәсендә алдынгы урында
Рамил Гали/архив

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында саннар аз булса да, республиканың сәяси һәм социаль-икътисади стратегиясе бар, дип бәяләде Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов.

«Хәзер республикада икътисад һәм сәнәгать яңа шартларда яңадан торгызыла. Бу фактны исәпкә алып, 2024 елны фәнни-технологик үсеш елы итү дөрес стратегия булып тора. Татарстан бу өлкәдә алдынгы», - диде ул журналистларга Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы тәмам булганнан соң.

Аның фикеренчә, еллык юлламаны туры трансляциядән дә караучылар булган. Хакимиятнең халыкка якын булуын аңлап була. Бүгенге көндә хакимият һәм җәмгыятьнең бергә булуы бик мөһим: алга таба бик күп, масштаблы бурычлар куелды», - дип шәрехләде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100