Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозов төзәтмәләр турында: Җәмгыятьнең төрле катлауларының фикере берләштерелә
Татарстаннан сенатор Конституциягә төзәтмәләр кертү кирәк иде дип саный.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә төрле тәкъдимнәр берләштерелә. Бу турыда Федерация Советында Татарстаннан сенатор Олег Морозов «Эфир24» телеканалында интервью вакытында әйтте.
Сенатор сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр темасына 20 ел чамасы фикер алышалар инде. Ләкин озак вакыт дәвамында «төзәтмәләр кертү бик катлаулы процесс булуын аңлап, Төп законны сакладылар».
Дәүләт башлыгының вәкаләтләре күп булуны тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ди ул. «Алар тәнкыйтьләренә җавап алды. Чөнки Президент бу вәкаләтләрен парламент белән дә, субъектлар белән дә бүлешәчәк. Ягъни Дәүләт Думасы белән, Федерация Советы белән, ә анда бөтен субъектлар да керә», — ди Морозов.
Россия Конституциясенә бу һәм башка төзәтмәләрне кертү өчен Татарстан халкы 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз