Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозов Түбән Кама үсешен Россия һәм Татарстанның муллыгы белән бәйләде
Түбән Каманың үсеше Татарстан һәм Россиянең муллыгына турыдан-туры бәйле. РФ Дәүләт Думасына Түбән Кама бермандатлы округыннан сайланган депутат Олег Морозов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.
«Түбән Каманың муллыгы Татарстан һәм Россиянең муллыгына бәйле. Россия икътисады, бизнес үсәчәк, төп ставка кимиячәк, проектларның бюджеты да күбрәк булачак. Ә Түбән Кама, нефть химиясе башкаласы буларак, болардан файда алачак», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Олег Морозов сентябрьдәге сайлауларда кабат депутат мандатына дәгъва кылачак. Аның сүзләренчә, ул үз программасын гражданнарның ихтыяҗлары нигезендә формалаштыра. Тиздән аны «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре белән очрашу көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз