news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов сайлаучы проблеманы хәл итү юлларын күрсәтүчеләргә ышаныч белдерде, дип саный

Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов журналистларга 1 мартта төбәкләрдә узган сайлауларның нәтиҗәләрен шәрехләде

(Казан, 3 март, “Татар–информ”). Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы Олег Морозов журналистларга 1 мартта төбәкләрдә узган сайлауларның нәтиҗәләрен шәрехләде.
“Минем карашка, әлеге сайлау кампаниясе барышында безнең оппонетлар сайлаучыга көчләп тагарга теләгән: “Менә кризис та җитте, хәзер аларның (“Бердәм Россия”) элеккечә барысы да көйле генә бармаган шартларда сайлаучыларның күзенә ничек күренүен карап карыйк инде”, дигән сорауга җавап иң мөһиме булды. Безгә партия һәм хакимияттән канәгатьсезлек билгесе астында узачак сәяси торгынлык юрадылар. Шушы шигарь астында оппозиция сайлау компаниясенә килеп керде һәм бик нык ялгышты, чөнки ул безнең сайлаучыларның сәяси яктан зур белемгә ия булуын бәяләп бетермәде”, – дип белдерде Олег Морозов.
“Сайлаулар – киеренке көрәш ул, ә муниципаль дәрәҗәдә аларның тагын бер үзенчәлеге бар: кандидат һәр сайлаучыга да якын. Ул, кагыйдә буларак, участокка килгән һәр кешегә кайсы ягы белән булса да таныш. Анда партияләр генә түгел, бәлки кешеләр, аларның тәрҗемәи хәлләре, кылган эшләре дә көндәшлек итә”, дип ассызыклады ул.
“Кычкырып йөрүчеләргә дә, хәтта кризис шартларында да проблеманы хәл итү өчен үз өстенә җаваплылык алган һәм әлеге авыр йөкне тартып баручыларга да тавыш бирергә мөмкин. Башлангыч нәтиҗәләр күрсәткәнчә, әлеге вәзгыятьтә сайлаучылар дөрес юнәлеш алды, – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары. – Без хакимияткә ышаныч рейтингы кимүен күрмәдек. Өстәвенә, моннан 4–5 ел элек – икътисад уңышлы үсеш кичергән елларда кешеләр “Бердәм Россия” партиясенә азрак ышана иде. Ул чагында “Бердәм Россия” белән бергә узган, без үзебезне җаваплы партия, җаваплы хакимият итеп күрсәткән этап юк иде әле”.
Олег Морозовның сүзләренә караганда, әлеге сайлаулар тавыш бирүчеләр үзләренең сәяси культура, сәяси аң дәрәҗәсе югары булуын, хакимияткә ышанычның сакланып калуын күрсәтүе белән мөһим.
“Сайлаулар хакимият һәм партиянең кризиска каршы курсын хуплаучы референдумга әверелде. Без кризис хөкем сөргән дүрт ай эчендә ялгышлар җибәрсәк, бу очракта кризис гражданнарны кыен хәлдә калдырыр, тиешле нәтиҗә дә булмас иде. Бу кешеләрнең “Бердәм Россия” партиясе, Президент, Россия Хөкүмәте, кризиска каршы курстан тайпылмавын күрсәтә”, – дип сүзен йомгаклады Олег Морозов.

news_right_1
news_right_2
news_bot