news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов: Сайлаулар нәтиҗәләре – алдагы алты елга ил язмышы

Олег Морозов: Сайлаулар нәтиҗәләре – алдагы алты елга ил язмышы
фото: Олег Морозовның матбугат үзәге

Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе, Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Россия Президентын сайлауда катнашты. Ул үз тавышын онлайн бирде, дип хәбәр итә Морозовның матбугат үзәге.

Соңгы 30 елда быелгы сайлаулардан да әһәмиятлерәк Россия Президентын сайлауларның булганы юк иде, дип ассызыклаган Морозов.

«Россия алдында зур масштаблы мәсьәләләр куелган. Һәрберебезнең өстендә – зур җаваплылык. Һәр кеше сайлау алдында. Сайлаулар нәтиҗәләре – алдагы алты елга ил язмышы. Шунлыктан килергә, тавыш бирергә һәм нәтиҗәләрне хөрмәт итәргә кирәк», дигән ул.

  • Исегезгә төшерәбез, ТР Үзәк сайлау комитеты мәгълүматлары буенча 17 мартка 12.00 сәгатькә Россия Президентын сайлауга килүчеләр 71,68 процентка җитте. Ил буенча мәгълүматларны караганда, 65,85% (РФ Үзәк сайлау комитеты мәгълүматлары).
  • Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк (Россиядә дә, Татарстанда да).
  • Президент постына 4 кандидат дәгъва итә: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
news_right_1
news_right_2
news_bot