news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов РФ дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул итүне яклап чыгыш ясый

Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары позициясенә тулысынча теләктәшлек итә

(Алабуга, 29 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов РФ дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул итәргә кирәклегенә ышана.
“Мин теләсә нинди эшне документ буларак формалаштыру позициясе яклы, - дип белдерде үз фикерен Дәүләт Думасы вице-спикеры Алабугада Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы тәмамлану уңаеннан узган матбугат конференциясендә.
Олег Морозов сүзләренчә, бәхәс Россиядә дәүләт милли сәясәте кирәк булу булмавы турында бармый. “Бәхәс күбрәк нинди дә булса махсус документ кабул итәргә кирәкме юкмы, бу мәсьәлә белән төгәл ведомство шөгыльләнергә тиешме икәнлеге буенча бара. Ә бәлки бу мәсьәлә барлык ведомство һәм оешмаларга кагыладыр”, - дип белдерде ул.
Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары фикеренчә, дәүләт милли сәясәте концепциясен раслаучы документ кирәк. “Ул рәсми статуска ия булырга тиеш. Иртәме соңмы мондый стратегия формалашырга тиеш, гомумтанылган документ булырга һәм барлык федератив дәүләт масштабында гамәлгә ашырылырга тиеш”, - дип саный Олег Морозов.
Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары позициясе белән тулысынча килеште. Аның сүзләренчә, бу Россиядә андый документны булдыру буенча беренче омтылыш кына түгел, әмма эшләүчеләр һәрвакыт бөек рус халкы билгеләмәсенә тукталдылар. “Без, милли республикалар мондый алымга каршы чыгыш ясадык. Әмма күпмилләтле Россиягә дәүләт милли сәясәте концепциясен кабул итәргә кирәк” – дип саный ул. Республика парламенты Рәисе сүзләренчә, бу гади булмаган документ матди чыгымнар белән бәйле булачак, аерым алганда, белем бирү, әдәбият һәм методик кулланма нәшер итү, язучыларга ярдәм итү. “Бүген бу мәсьәләне федераль үзәк алдына кискен куймыйбыз, чөнки кризис шартларында уңышлы вакыт түгеллеген аңлыйбыз. Гомумән алганда, мин позициягә теләктәшлек итәм – күп милләтле Россиягә билгеләүче закон, формалаштырылган дәүләт сәясәте кирәк”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100