news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов: Президент үзенең төп вәкаләтләрен субъектлар белән бүлешәчәк

Россия Конституциясенә бу һәм башка төзәтмәләрне кертү өчен Татарстан халкы 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Дәүләт Советының ролен көчәйтү турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә субъектларга зур вәкаләтләр бирә. Дәүләт Советы Президент белән бергә илнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләячәк. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов «Эфир 24»телеканалына биргән интервьюсында әйтте.

«Әгәр төзәтмәләр кабул ителсә, Президент үзенең төп вәкаләтләрен федерация субъектлары белән бүлешәчәк. Бүген Конституция буенча илнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен Президент билгели. Ул моны Конституция белән чагыштырырга тиеш, әмма бу аның шәхси вәкаләте. Төзәтмәләр нигезендә, Президентның бу вәкаләтләре тулаем Дәүләт Советына кагыла», — дип сөйләде Татарстан сенаторы.

Морозов әйтүенчә, барлык 85 субъектның да лидерлары Россия Дәүләт Советына керә. Аның сүзләренчә, бу органның төп максаты — эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләү, бу дәүләт үсешенең бөтен стратегиясен аңлата.

Аның фикеренчә, РФ субъектларына тагын да зуррак вәкаләтләрне тапшыру процессы объектив. Морозов мисалга Covid-19 пандемиясен китерде: «хакимият һәм гражданнар гамәлләренең ничек булуына карап, субъектларга коронавируска каршы көрәш чараларын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелгән».

«Һәрбер субъект үзен төрлечә тота. Сүз уңаеннан, Татарстан беренчеләрдән булып чикләүләрне бетереп әзме-күпме нормаль режимга кайта. Кайбер төбәкләрдә шактый катгый чаралар саклана, бу аларда аерым вазгыять булуга бәйле», — дип йомгаклады ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot