Россия сәясәтчесе Олег Морозов 8 апрельдә «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы спикеры булачак. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Олег Морозов Казан университеты укытучысыннан парламентарийга кадәр булган хезмәт юлы үткән, Россиядә абруйлы сәясәтчеләрнең берсе, диелә хәбәрдә.
Ул барлык чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Хәзерге вакытта Россия Федераль җыены Дәүләт Думасының Контроль комитеты җитәкчесе. Югары иҗтимагый сәясәт мәктәбе җитәкчесе. «Бердәм Россия» партиясен оештыручыларның һәм идеологларының берсе. Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе.
«Әгәр син урыныңда тик кенә торган булсаң, хәзер Казан университеты доценты булып утырыр идең. Ә син үзеңне күрсәттең һәм сәясәтче булдың», – дигән аңа дусларының берсе.
Вәкиллек яшьләрне «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII яшьләр форумында катнашырга чакыра. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен форумның баш спикеры һәм кунагы була.
Форумны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ел саен оештыра.