news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Морозов: “Хакимият ачыклыгын тәэмин итми торып, гражданнарның хокуклары кәгазьдә генә кала”

Олег Морозов: “Хакимият ачыклыгын тәэмин итми торып, гражданнарның хокуклары кәгазьдә генә кала”

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Бүген Дәүләт Думасы “Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү турында”гы закон проектын беренче укылышта карады. Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов журналистларга закон проектының төп нигезләмәләре буенча шәрехләр бирде.

Аның сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” әлеге закон проектын кертү зарурлыгы турында Хөкүмәткә күптән белдерде инде. “Хакимият ачыклыгын тәэмин итми торып, гражданнарның күп кенә әһәмиятле хокуклары һәм ирекләре кәгазьдә генә кала. Коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге кискен кими, - диде Олег Морозов. – Без хакимиятнең мәгълүмати ачыклыгын тәэмин итмәсәк, бер урында таптанып кына калмыйча, артка да тәгәрәячәкбез”.

Депутат фикеренчә, закон проекты концепциясенә теләктәшлек күрсәтү зарур булса да, ул бар яктан да халык ышанычлыларын канәгатьләндерә дип әйтеп булмый. Икенче укылышка җитди эш көтә, дип билгеләп үтте ул.

Олег Морозов закон проекты ачык мәгълүматның түгел, ә халыкка бирелә алмый торган мәгълүматлар исемлеген тәгаенләргә тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, закон проектында мәгълүмат өчен түләү мәсьәләсе дә сораулар уята. “Биредә гражданинның нинди максат белән мәгълүмат алырга теләвен белү мөһим. Ул аның хокукларын яклау өчен кирәк икән - бер хәл, ә кызыксынуы гына икән инде – бөтенләй икенче мәсьәлә, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары. – Минем фикерем ачык: иң мөһиме – түләүле итү белән арттырып җибәрмәү. Мәгълүмат алу хокукы өчен без салымнарыбыз белән түләдек бит инде”.

Олег Морозов шулай ук җитәкче затларны гражданнар өчен дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итүне чикләүче гамәлләре өчен штрафка тарту зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot