Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Морозов фикеренчә, ирләр иң кыю гамәлләрне гүзәл затлар өчен кыла
Олег Морозов фикеренчә, ирләр иң кыю гамәлләрне гүзәл затлар өчен кыла
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). “Хатын-кызлар көнен бәйрәм итү Россиянең үзенчәлекле ил булуын янә бер кат раслый. Беркайда да гүзәл затларны шулай зурламыйлар, ә без бу вакыйганы гомумхалык бәйрәме ясадык. Әле хатын-кызларны бу көнне эштән дә азат иттек. Шунда бергә үзебезне дә!” – РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүне әнә шулай шәрехләде.
Бу көнне, О.Морозов фикеренчә, ирләр ел буе җыелган хис-тойгыларын белдерә, шуңа күрә “нәкъ менә 8 мартта алар аеруча тәмле телле, килеш-килбәтләре дә үзенчәлекле, дистәләгән чәчәк бәйләмнәре бүләк итә, хатын-кызлар бөтен киләсе ел өчен комплиментлар тыңлый”.
“Ә инде җитди сөйләсәк, дөньяда ирләр мәхәббәт, Хатын-кыз өчен иң кыю гамәлләр кылган бер генә ил дә юк. Күрәсең, Ходай Тәгалә дөньяны ир-атларның һәрчак табыныр һәм батырлыклар кылыр кешесе булырлык итеп яраткан”, - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз