news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләк җибәргән

Олег Морозов Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләк җибәргән
Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншинны бу көннәрдә Бөек Җиңү көне белән котлыйлар. Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов та ветеранны өенә барып котлады, аңа республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәч пакетын,, котлау открыткасын да тапшырды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.

Югары Чегодайда гомер итүче 97 яшьлек Габделхак Җиһаншинга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та бүләк җибәргән. Районның Ветераннар советы рәисе Миләүшә Батыршина, хәрби комиссар Сергей Иванов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да ветеранга тәбрикләүләрен ирештерде. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов ветеранны, елның икенче яртысында алдыру өчен район, газетасына яздыруын әйтте.

Габделхак Җиһанша улы сугышта һәм хәрби хезмәттә 7 ел да 3 ай булган, Дан ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Район башлыгы Чирмешәндә яшәүче Елена Козловага да, өенә барып, Татарстан җитәкчесе исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм күчтәнәч пакет бүләк итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100