news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов Чаллыны мактады, ә Илдар Халиков вице-спикерга “депутат наказы” бирде

Олег Морозов Чаллыда булды

(Чаллы, 29 октябрь, «Татар-информ»). “Мин Чаллыда үземне өйдәге кебек хис итәм”, - дип башлады кичә Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов Чаллы журналистлары белән булган матбугат конференциясен.
Ул матбугат конференциясендә катнашучыларны – гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатларын көзге сәяси хәл, киләсе ел бюджеты үзенчәлекләре белән таныштырды.
Октябрь сайлаулары Дәүләт Думасындагы торышка йогынты ясады: оппозиция каршы булуын күрсәтеп утырышлар залыннан чыгып китте. Әмма Олег Морозов сүзләренчә, Дәүләт Думасы депутатлары сайлаулар белән килешмәүләрен белдерсәләр дә, судка шикаять бирүче булмаган. “Бүген оппозиция парламентка кайтты һәм гадәттәгечә эшли. Бу вакыйгалардан соң эш сыйфаты үзгәрде: хәзер һәр мәсьәлә буенча халык алдында фикер алышалар, - дип билгеләп үтте вице-спикер. – Без, хакимият партиясе буларак, сәяси системаны какшатырга ирек куймыйбыз һәм бернинди шартларда да парламентны таратмабыз”.
Дәүләтнең төп финанс документы булган 2010 елгы бюджетка килгәндә, Олег Морозов бюджетның социаль маддәләре һәм инновацион үсешкә кагылышлы маддәләре тулысынча сакланачак, дип ышандырды. Бюджетка пенсияне 40 процентка арттыру кертелгән.
Бюджетны формалаштыру беркайда да һәм беркайчан да шома гына бармый. Уңай яклар да бар: киләсе елда да барлык федераль максатчан программалар сакланачак. Олег Морозов фикеренчә, бу чорда күп нәрсә субъектлар һәм муниципалитетлар җитәкчеләренең өлгер булуыннан тора.
“2009 елда сез оператив һәм бюджет акчаларын алуда рекордчы булдыгыз”, - диде ул Чаллының торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру программасында, җәмәгать эшләре оештыруда катнашуын һ.б. күз алдында тотып. Киләсе елда торак-коммуналь хуҗалык объектларын ремонтлау эшләре дәвам ителәчәк.
Моннан тыш, дәүләт шәһәр предприятиеләренә ярдәм итәчәк. Шәһәр мэры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген Төбәк үсеше министрлыгы мондый шәһәрләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерли. Бу финанс ярдәм, яңа эш урыннары булдыру, яңа производство һәм бизнес дигән сүз.
Илдар Халиков Олег Морозовка интернет-кафеларның эшчәнлеге белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Аның автошәһәрдә закон дәрәҗәсендә хәл итеп булмаган интернет-казино проблемалары буенча мөрәҗәгате “депутат наказы” булды. “Якын арада закон нигезендә карар кабул ителәчәк”, - дип ышандырды Олег Морозов.
Чаллыда Олег Морозов йөк автомобильләре һәм “РариТЭК” ААҖ автобуслары өчен газ җиһазлары җитештерү һәм урнаштыру предприятиесендә булды. Вице-спикерга белдерүләренчә, бу җиһазлар ягулык чыгымнарын 3 тапкыр экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, ә яңадан җиһазлауга киткән чыгымнар 2 елда үзләрен аклаячак, дип белдерделәр Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100