news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов Чаллыда “Законнар кайда туа” дәресен үткәрде

Чаллыда РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов “Законнар кайда туа” дәресен үткәрде

(Чаллы, 28 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда кичә А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейда укучылар РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов белән фикер алышу мөмкинлегенә ия булды. Аларның мәктәпләрендә Татарстан Республикасының барлык уку йортларындагы кебек “Законнар кайда туа” парламент дәресе узды.
Олег Морозовның яшь буын белән аралашу тәҗрибәсе зур: заманында Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Чаллы вузларының берсендә лекцияләр укыган. Бу юлы да проблемалар тумады. Яшь чаллылылар игътибар белән Россия парламенты барлыкка килү тарихын, Россиядә закон тыңлаулары буенча шәхси тәҗрибәсеннән чыгып сөйләгән хәлләрне тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Беренче сорау КДУ базасында Идел буе федераль университетын оештыру турында булды. Идел буе федераль университеты оештыру идеясе Татарстан Президенты идеясе, ул аны Дәүләт Думасы вице-спикеры белән уртаклашты, дип җавап бирде Олег Морозов. Бу идеянең чынга ашуы ИФУ өчен генә түгел, ә ТР мәгарифенең барлык өлкәсе өчен дә зур абруй казану. “Идел буе федераль университеты Федераль округының төп университеты булачак, студентларга яшәү һәм уку өчен яңа шартлар булачак. 2013 елгы Универсиада объектларының бер өлеше Идел буе федераль университетына күчәчәк.
Россиянең бүгенге яшьләре перспективалы, дип билгеләп үтте Олег Морозов. “Бүген моның шулай булуына чираттагы тапкыр инандым. Яшьләр илнең сәяси тормышын аңлыйлар, яхшы сораулар бирәләр. Безгә алмашка акыллы яшьләр килә”, - диде ул.
Дәүләт Думасы вице-спикеры шәһәр мэры белән бергә лицейның түрбакчасына агач утыртты, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100