news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Кузьминнан кала барлык уенчылар да әзер – Корбан Бердыев

«Рубин» футболчылары ачык күнегүләр уздырды.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футболчылары бүген клубның үз базасында ачык күнегүләр уздырды. Аның бер өлеше матбугат вәкилләре өчен дә ачык иде.

26 ноябрьдә «Рубин» Россия чемпионатының 18 нче туры кысаларында «Казан Арена» стадионында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән уйный. Футболчыларның барысы да диярлек уенга чыгарга әзер. Бу хакта команданың баш тренеры Корбан Бердыев җиткерде.

«Олег Кузьминнан кала, барлык уенчылар да әзер. Кызганыч, Кузьмин сихәтләнеп өлгерә алмый», – диде Корбан Бердыев.

Баш тренердан Украина футболчысы, сакчы Андрей Пилявский хакында да сораштылар. Ул «Рубин» клубы тарафыннан Луганскиның «Заря» командасына арендага бирелде һәм соңгы вакытта аның аренда вакыты бетеп, Казанга кире кайту ихтималы турында да сүзләр йөри.

«Беренче тапкыр ишетәм. Аның кайтуы көтелми әле. Аренда срогы беткәч кенә кайтса. Ул безгә әлегә кирәкми», – диде Бердыев каләм әһелләренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100