news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Костин Казанда Россия чемпионатында икенче “алтын”ын алды

Йөзүче, ДЧ нда катнашу өчен, 200 метр дистанциягә йөзү буенча сайлап алу нормативын узды

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда уза торган Россия чемпионатында 25 метрлы бассейнда брасс стилендә йөзү буенча икенче алтын медален алды. Искәртеп узабыз, кичә ул 100 метрга йөзү буенча Россия чемпионы булды.
Олег Костин 200 метрга брасс стилендә йөзүдә 2:03.04 нәтиҗәгә иреште, шулай итеп ДЧ нда катнашу өчен 200 метр дистанциягә йөзү буенча сайлап алу нормативын узды.
Икенче урында Санк-Петрбургтан Кирилл Пригода (2:04.76), өченче – Түбән Новгород өлкәсеннән Михаил Доринов (2:04.82).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100