news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко Татарстанда узган сайлауларны уңай бәяләде

Татарстан Президенты вазифасына кандидат 3,6 процент тавыш җыйды.

Олег Коробченко Татарстанда узган сайлауларны уңай бәяләде
«Үсеш партиясе» матбугат хезмәте

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидат Олег Коробченко республикада сайлаулар нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

«Без сайлаулар нәтиҗәләреннән бик канәгать. Муниципаль депутатларга 119 кандидат арасыннан 102 кандидат җиңү яулады. Яшь партия өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Без бер ел эчендә партияне нульдән диярлек төзедек, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә территориаль бүлек ачтык. Шулай ук Чирмешән, Менделеевск, Алабуга һәм Тукай районнарында җирле бүлекчәләр бар. Республикада тагын 37 бүлек ачу планлаштырыла», — диде Коробченко.

Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты сайлауларында «Үсеш партиясе» лидеры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко 3,6 процент тавыш җыйды.

Исегезгә төшерәбез, узган сайлауларда Рөстәм Миңнеханов яңа президент срогына сайланды. Аның өчен 1930416 сайлаучы тавыш бирде, бу 83,28 процент тәшкил итә.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot