Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Олег Коробченко Татарстанда узган сайлауларны уңай бәяләде
Татарстан Президенты вазифасына кандидат 3,6 процент тавыш җыйды.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидат Олег Коробченко республикада сайлаулар нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.
«Без сайлаулар нәтиҗәләреннән бик канәгать. Муниципаль депутатларга 119 кандидат арасыннан 102 кандидат җиңү яулады. Яшь партия өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Без бер ел эчендә партияне нульдән диярлек төзедек, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә территориаль бүлек ачтык. Шулай ук Чирмешән, Менделеевск, Алабуга һәм Тукай районнарында җирле бүлекчәләр бар. Республикада тагын 37 бүлек ачу планлаштырыла», — диде Коробченко.
Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты сайлауларында «Үсеш партиясе» лидеры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко 3,6 процент тавыш җыйды.
Исегезгә төшерәбез, узган сайлауларда Рөстәм Миңнеханов яңа президент срогына сайланды. Аның өчен 1930416 сайлаучы тавыш бирде, бу 83,28 процент тәшкил итә.
Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз